news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ана капиталы алу хокукына ия гаиләләргә өстәмә акча биреләчәк

Әлеге түләүне алу өчен 600гә якын гаилә мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Россия президенты карары нигезендә 3 яше тулмаган балаларга 5 мең сум акча түләү каралган. Бу хакта ана капиталы алу хокукына ия гаиләләргә өстәмә түләүләр турындагы пресс-конференциядә Россия пенсия фондының Татарстан буенча социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова әйтте.

«7 апрельдә президент балалары булган гаиләләргә өстәмә түләүләр турындагы карарга кул куйды. Әлеге карар нигезендә апрельдән алып июньгә кадәр 3 яше тулмаган балага аена 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Бу ана капиталы алырга хокукы булган яисә алган гаиләләргә кагыла», — дип белдерде Гөлсинә Сабирова.

Гаризаларны кабул итү 8 апрельдән башланган. Әлеге акчалар өстәмә түләү булып баралар. Ана капиталын киметми. 80 меңгә якын гариза бирелер дип көтелә.

«Өстәмә түләүне алу өчен, гаризаларны пенсия фондының территориаль органы яисә онлайн рәвештә пенсия фонды сайты яки дәүләт хезмәтләре порталы аша биреп була. Әлеге ярдәмне алу өчен гаризалар белән 1 октябрьгә кадәр мөрәҗәгать итеп була. Өстәмә түләүләр гаиләнең керемендә исәпләнмәячәк», — диде социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова.

news_right_1
news_right_2
news_bot