news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ана капиталы алу хокукы булган гаиләләргә ай саен биш мең сум түләячәкләр

Россия Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгать итте.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Алдагы өч айда, апрельдән башлап, ана капиталы алу хокукы булган гаиләләргә ай саен бишәр мең сум түли башлыйлар. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгатендә әйтте.

«Баласы булган гаиләләргә ярдәм итәргә кирәк. Алдагы өч айда, апрельдән башлап, ана капиталы алу хокукы булган һәм өч яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә дә ай саен биш мең сум түләргә тәкъдим итәм», — диде ул.

Россиядә тәүлек эчендә коронавирус йоктырган кешеләр саны 163кә артты. Илдә 658 кеше авырый, шуларның 29ы сәламәтләнеп, хастаханәдән чыкты.

news_right_1
news_right_2
news_bot