news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ана капиталы акчасын автомобиль сатып алу өчен файдаланырга тәкъдим иттеләр

Күп балалы гаиләләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре - дәүләт бурычы булып тора. Ана капиталын коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә куллану - күп балалы гаиләгә зыян гына, ана капиталын автомобиль сатып алу өчен файдалану мөмкинлеген бирү яхшырак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Дәүләт Думасының гаилә мәсьәләләре буенча комитет башлыгы Нина Останина белдергән.

Бүген иртән «Известия» газетасы хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратова ана капиталын коммуналь хезмәтләргә түләү өчен дә файдалану инициативасы белән чыккан. Мөрәҗәгать хөкүмәткә җибәрелгән.

Министрлар Кабинетыннан газетага хәбәр итүләренчә, мөрәҗәгать «билгеләнгән тәртиптә кабул ителгән һәм каралачак».

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100