news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ана (гаилә) капиталының 12 мең сумын алырга теләүчеләрдән гаризалар җыю вакыты төгәлләнә

Татарстанда 34 меңнән күбрәк гаилә ана (гаилә) капиталының 12 мең сумын файдаланган инде

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Киләсе ел башыннан ана (гаилә) капиталының суммасы индексацияләнәчәк, хәзергә ул 312 мең сум тәшкил итә. Шул ук вакытта икенче һәм аннан соңгы баласына (аның кайчан тууына бәйле булмастан) карата бирелгән ана (гаилә) капиталының 12 мең сумын, зур ихтыяҗ булганга, бер генә тапкыр алырга ниятләгәннәрдән гаризалар җыю вакыты төгәлләнеп килә. Әгәр 2007 елның 1 гыйнварыннан 2009 елның 30 сентябренә кадәр ана (гаилә) капиталына хокук бирелгән икән, 12 мең сумын алырга теләгәннәрдән гаризалар быелның 31 декабренә кадәр генә кабул ителә. Хәзерге вакытта Татарстанда 34 меңнән күбрәк гаилә ана (гаилә) капиталының 12 мең сумын файдаланган, бу исә барлыгы 412 млн. сум дигән сүз.

2010 елның 1 гыйнварыннан исә федераль законда каралган максатларда (торак сатып алу яки төзү, баланы укытуга яисә ана кеше пенсиясенең туплам өлешенә салырга һ.б.) гына ана (гаилә) капиталы акчасын кулланып булачак. Республикада 43 мең гаилә, нигездә, ипотека, шул исәптән социаль ипотека суммасын каплау өчен ана (гаилә) капиталын сарыф иткән һәм Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге аша җәмгысе 1 млрд. 300 млн. сум акча күчерелгән.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында барган брифингта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Марсель Имамов шул хакта игълан

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100