news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Ана/гаилә капиталы хисабыннан бер тапкыр 12 мең сум акча бирү төгәлләнә

Гаризалар 31 мартка кадәр генә кабул ителә

(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге ана/гаилә капиталы хисабыннан бер тапкыр 12 мең сум бирүне төгәлли: 31 март – 2009 елның икенче яртысында андый сертификатларга ия гражданнардан гаризалар кабул итүнең соңгы көне. Сертификат суммасы бүген 343378 сум тәшкил итә. Мәсәлән, ана/гаилә капиталы сертификаты алганнарның 58 меңнән күбрәге средстволарны инде файдаланган, шулардан 1,5 млрд. сумы (бу - Россия субъектлары буенча иң күбе) ипотека буенча торак алуга яки төзүгә тоткан, тагын ул акчаны кредит түләүгә, белем алуга, ана кешенең булачак пенсиясен формалаштыруга сарыф итәргә була.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында республика шәһәр һәм районнары белән берлектә видеоконференция режимында барган брифингта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов белдерде.


autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100