news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ан-70 проектын тормышка ашыруда җаваплы якларның алга таба хәрәкәт программасы инде билгеләнгән

Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе” генераль директоры шулай дип белдерде

(Казан, 14 август, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе” генераль директоры Васил Каюмов бүген “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” күргәзмәсе ачылышыннан соң журналистларга белдергәнчә, Казан предприятиесе территориясендә Ан-70 проектын тормышка ашыруда җаваплы якларның алга таба хәрәкәт программасы инде билгеләнгән. Бүген иртән бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның “Антонов исемендәге конструкторлык бюросы” генераль конструкторы Дмитрий Кива, “Мотор-Сич” (Украина) белгечләре белән очрашуы вакытында сүз булган.
“Украина ягы белән эш башланды. Якын көннәргә эшчәнлек планы билгеләнде. Әлеге очкыч төзелешенә кагылышлы документларны Украина ягы тарафыннан тапшыру графигы эшләнә. Сентябрьдән башлап ике ай эчендә тиешле документларның кәгазь вариантын алырбыз дип уйлыйм, аны электрон формага күчерәчәкбез. Казанда узучы авиакосмик технологияләр күргәзмәсе кысаларында, Украина белгечләре безнең конструкторлар, технологлар, җитештерүчеләр белән эшләячәк. Шулар нигезендә, конкрет эшләр планын булыдырыбыз”, -ди Васил Каюмов.
“Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе” территориясендә Ан-70 хәрби-транспорт самолетын җыю буенча яңа завод төзү турындагы принципиаль карар июнь аенда Казанда РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә авиация үсеше мәсьәләләренә багышлап уздырылган киңәшмәдә кабул ителгән иде. Әлеге проект Украина авиасәнәгатьчеләре белән тыгыз хезмәттәшлектә тормышка ашырылачак. Яңа буын очкыч, белгәнебезчә “Антонов исемендәге конструкторлык бюросы”нда (Украина) проектланган.
РФ Оборона министры Анатолий Сердюков 2020 елга кадәр дәүләт кораллану программасында шундый 60 очкыч сатып алу каралачагын белдергән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot