news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

АН-148 самолеты һәлакәткә очраган урында эзләү эшләре төгәлләнгән

Коткаручылар 50 гектардан артык җирне тикшергән.

АН-148 самолеты һәлакәткә очраган урында эзләү эшләре төгәлләнгән
архив/Михаил Захаров

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы АН-148 һәлакәткә очраган урында эзләү эшләрен төгәлләгән, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Министр Владимир Пучков гадәттән тыш хәл зонасыннан көчләрне этаплап чыгара башларга йөкләгән.

Коткаручылар барлыгы 50 гектардан артык җирне тикшергән, һава судносының 4,7 мең чамасы калдыкларын тапкан. Россия судмедэкспертиза үзәгендә һәлак булганнарның җәсәдләре экспертизасы дәвам итә.

11 февральдә Мәскәү-Орск рейсындагы Ан-148 самолеты “Домодедово” аэропортыннан очып китүгә һәлакәткә очрады. Борттагы 65 пассажир һәм экипажның 6 әгъзасы барысы да һәлак булганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot