news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ан-148 самолеты һәлакәтенең сәбәбе аталды

Халыкара авиация комитеты ачыклавынча, очкыч һавага күтәрелеп 2,5 минуттан соң 1,3 мең метр биеклектә төзексезлек барлыгы ачыкланган.

Ан-148 самолеты һәлакәтенең сәбәбе аталды
архив/Михаил Захаров

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). Ан-148 самолеты тулы басым приемниклары бозланып, пилот индикаторларында очыш тизлеге турында мәгълүматларны дөрес бирмәү аркасында һәлакәткә юлыккан булырга мөмкин. Бу хакта РИА “Новости” самолетның үзязгычы параметрик мәгълүматларын укыган Дәүләтара авиация комитеты анализына сылтама белән хәбәр итә.

Халыкара авиация комитеты ачыклавынча, очкыч һавага күтәрелеп 2,5 минуттан соң 1,3 мең метр биеклектә төзексезлек барлыгы ачыкланган. Индикаторда тизлек сәгатенә 465 — 470 чакрым күрсәткән.

Мәскәү- Орск маршруты буенча очучы Ан-148 самолеты 11 февральдә Мәскәү янында һәлакәткә тарыды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot