news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ан-148 пилотларының һәлакәткә юлыгыр алдыннан нәрсә хакында сөйләшүләре билгеле булды

Пилотлар тизлекне арттырып һәм һава судносын җиргә таба авыштырып, проблеманы хәл итәргә омтылган.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсендә һәлакәткә юлыккан Ан-148 очкычы пилотларының нәрсә хакында сөйләшүләре билгеле булды, дип хәбәр итә «RT на русском» агентлыгы.

Агентлык мәгълүматлары буенча, һавага күтәрелгәннән соң пилотлар дисплейларда тизлек күрсәткечләрендәге аермага тап булган. Алар тизлекне арттырып һәм һава судносын җиргә таба авыштырып проблеманы хәл итәргә омтылган.

Шунысы да билгеле: пилотлар төзексезлекнең сәбәбен аңламаганлыктан, катлаулы вазгыятьтән чыгу юлын таба алмаган.

Исегезгә төшерәбез: 11 февральдә Ан-148 очкычы  «Домодедово» аэропортыннан күтәрелеп китүгә үк һәлакәткә юлыга. Салондагы 65 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасының барысы да һәлак була.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot