Ан-148 очкычы һәлакәткә юлыккан урыннан квадрокоптердан төшерелгән видео пәйда булды
Авиаһәлакәт урынында коткаручылар һәм тикшерүчеләр эшләвен дәвам итә.
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). РФ Тикшерү комитетының рәсми каналында Ан-148 очкычы һәлакәткә юлыккан урыннан квадрокоптердан төшерелгән видео урнаштырылды.
Моңа кадәр «Татар-информ» Ан-148 һәлакәткә юлыккан урында ике кара тартма табылуы хакында хәбәр иткән иде.
Хәзерге вакытта әлеге урын пилотсыз очкычлар ярдәмендә җентекләп тикшерелә.
Шунысын да искәртик: кичә Ан-148 пассажир очкычы «Домодедово» аэропортыннан кузгалып китә. Берничә минуттан соң ул радар экраннарыннан юкка чыга, ә экипаж элемтәгә чыгудан туктый.
Соңрак самолетның Мәскәү өлкәсенең Раменское районында һәлакәткә юлыгуы билгеле була. Барлык пассажирлар һәм команда әгъзалары һәлак була.
Фаҗиганең сәбәпләрен һәм нечкәлекләрен ачыклау дәвам итә.