news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Амур өлкәсендә фаҗигагә юлыккан Ан-2 самолетының барлык пассажирлары да һәлак булган

Амур өлкәсендә һәлакәткә юлыккан Ан-24 самолетына җиргә төшкән вакытта ут капкан. Коткаручылар Ми-8 вертолетыннан фаҗига урынын тикшерү барышында исән калган кешеләрне тапмаган.

Якынча мәгълүматлар буенча, самолет бортындагыларның барысы да һәлак булган. Коткаручылар утырган вертолет әлегә катлаулы рельеф аркасында фаҗига урынына төшә алмый - авария тау битендә булган. Самолет һәлакәткә юлыккан урында башланган янгын дәвам итә.

Пассажирлар саны ачыклана. Оператив хезмәтләрнең мәгълүматлары буенча, самолетта 40 пассажир, шул исәптән ике бала һәм алты экипаж әгъзасы булган. Амур өлкәсе губернаторы Василий Орлов исә очкычта 43 пассажир (шул исәптән биш бала һәм алты экипаж әгъзасы) булган дигән мәгълүматлар китерә.

Искәртеп узабыз, бүген Амур өлкәсендә «Ангара» авиакомпаниясенең Ан-24 самолетын эзләделәр.

Самолет Благовещенск-Тында маршруты буенча очкан.

Росавиациянең эзләү-коткару вертолеты аны күпмедер вакыттан соң Амур өлкәсендә табып алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot