news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Амур өлкәсе делегациясе Кукмара паркларын төзекләндерү тәҗрибәсе белән танышты

Амур өлкәсе делегациясе Кукмара паркларын төзекләндерү тәҗрибәсе белән танышты
Эльвира Иванова

Амур өлкәсе делегациясе Кукмара шәһәренең Нурминкә елгасы яр буенда, Бертуган Комаровлар ишегалдында, Ленин бакчасында булды. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы хәбәр итә.

«Без башка шәһәрләрдә җәмәгать урыннарын төзекләндерү практикасы белән танышырга, хезмәттәшләребезнең төзекләндерү өлкәсендәге проблемаларны ничек хәл итүләрен карарга, тәҗрибә уртаклашырга, кызыклы карарлар кабул итәргә килдек. Шулай ук Арчада, Байлар Сабасында да булдык. Кукмара бик ошады, гомумән, ул заманча һәм матур күренә. Монда өйрәнерлек нәрсәләр бар», — диде Амур өлкәсе территорияләрен үстерү үзәгенең иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү проектлары җитәкчесе Валерия Рооз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100