Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әмирхан Еникинең кызы әтисе хикәяләре буенча куелган спектакль өчен рәхмәт әйтте

Әмирхан Еникинең кызы Флера Карташева Тинчурин театры артистларына әтисе өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Сез бик яшьләр, матурлар. Сез 80 ел элек булган тарихны уйнадыгыз. Мин сезгә әтием исеменнән зур рәхмәт әйтәм», – диде ул Тинчурин театрында Әмирхан Еники хикәяләре буенча куелган «Сезне ватан онытмас» премьерасын карагач.
«Әти театрны бик ярата иде. Артистлар белән дә бик дус иде ул. Мин кечкенә чакта, 1943 елда 3 көнгә генә кайткан арада да Салих Сәйдәшевне һәм тагын ике артистны өйгә алып кайтканын хәтерлим. Сугыштан соң кем булыптыр театрда эшләп тә алды әле», – дип истәлекләре белән уртаклашты язучының кызы.
Әмирхан Еникинең кызы Флера Карташева «Сезне ватан онытмас» спектакль-дәресенә язучы иҗатын өйрәнүче галимә Гөлфия Гайнуллина белән килгән иде.
- Тинчурин театрының «Сезне ватан онытмас» спектакль-дәресе Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операция каһарманнарына багышланган.
- Спектакль Әмирхан Еникинең Бөек Ватан сугышы темасына багышланган өч әсәрен «Бала», «Кем җырлады?» һәм «Ана һәм кыз» хикәяләрен берләштергән. Инсценировка авторы – драматург һәм артист Шамил Фәрхетдинов. Режиссер – Зөлфәт Закиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз