news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әмир Кустурица Казанда яшь кинорежиссерлар белән очрашкан

Әмир Кустурица Казанда яшь кинорежиссерлар белән очрашкан

Казан халыкара мөселман киносы фестивале кунагы, данлыклы режиссёр һәм музыкант Әмир Кустурица Казанда яшь татар режиссёрлары белән очрашкан.

«Без бүген аны безнең берничә яшь режиссер белән таныштырдык. Без булган материалны карап барыр юлыбызны билгеләргә, татар кинематографиясе алдына максатлар куярга тырышабыз», – диде мәдәният министры Ирада Әюпова Казан кинофестивале ябылу тантанасы алдыннан журналистларга.

«Минем өчен Әмир Кустурица беренче чиратта остаз. Аның тәҗрибәсе бик зур, ул тормыш укытучысы. Безнең яшь режиссерлар һәм драматурглар өчен ул шундый игътибарлы шәхес. Минемчә, безнең фестивалебездә күбрәк булырга тиеш. Фестиваль ул – тәҗрибәне һәм белемне трансляцияләү», – дип двәам итте министр.

Әмир Кустурица белән очрашкан яшь кинорежиссерлар арасында Байбулат Батуллин һәм Илшат Рәхимбай булуы билгеле. Бу хакта әлегә рәсми мәгълүмат юк.

  • Әмир Кустурица Казанга мәдәният министры Ирада Әюпова чакыруы буенча килгән. Казанда ул үзенең «По млечному пути» фильмын тәкъдим итте. Фильм алдыннан тамашачы белән очрашып аларның сорауларына җавап бирде.
  • Кинофестиваль ябылу тантанасында Әмир Кустурица Милли конкурс җиңүчесе Юлия Захаровага приз тапшырды.
  • Казан халыкара мөселман киносы фестивале 5 – 9 сентябрь көннәрендә үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100