Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әминов федераль белем бирү стандартларындагы үзгәрешләр турында: Бу – куркыныч тенденция
Дәүләт тел сәясәте нигезләрен төбәкләр белән сөйләшмичә кабул итү – бик куркыныч тенденция. ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов ТР Дәүләт Советы утырышында шундый фикере белән уртаклашты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.
«Кайбер федераль хакимият органнарының гамәлләре аңлашылып бетми – бик тә мөһим законнарны төбәкләр белән фикер алышмыйча гына кабул итәләр. Бу - бик куркыныч тенденция. Алдагы адым туган телләр турындагы закон булачак. Сишәмбе көнне Россия Мәгариф министрлыгында киңәшмә уза. Сез бу законны күрдегезме? Мин – юк», - дип белдерде Әминов.
Ул искәртеп үткәнчә, федераль дәрәҗәдә расланган үзгәрешләр, хәтта Россия Конституциясе күзлегеннән караганда да, бергәләп эш итү өлкәсенә карый. Әмма закон, депутат сүзләренчә, «үтә яшеренлек» режимында кабул ителгән.
«Нәрсәдән куркалар? Бөтен халык катнашындагы фикер алышуданмы? Шул исәптән Татарстан Дәүләт Советы да кертәчәк төзәтмәләрдәнме? Болар барысы да борчу уята. Ни өчен бу кануннарны халык катнашында фикер алышмыйча гына кабул итәргә тырышалар?» - диде Илшат Әминов.
Федераль дәүләт белем бирү стандартларындагы үзгәрешләр турында яңа боерыкны («Туган тел» төшенчәсен төшереп калдырып, аны «Россия халыклары теле»нә алыштыруны күздә тота) Конституция судында тикшерергә кирәк. Ул законсыз рәвештә кабул ителгән, ди Әминов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз