news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәмигъ мәчетенең нигезенә беренче таш 20 майда салыначак

Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев Җәмигъ мәчетенең нигезенә беренче таш 20 майда салыначагын әйтте.

«20 майда «Кырлай» паркы территориясендә Җәмигъ мәчетенең нигезенә таш салу булачак. Тулы әзерлек бара. Ул 13 сәгатькә планлаштырылган. Нинди генә һава торышы булса да, чара узачак», - диде Васил Шәйхразыев ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Васил Шәйхразыев сүзләренчә, мәчеттә 10 мең кеше берьюлы намаз укый алачак. Бинаның макетын эшләүгә бәйге игълан ителгән. Макет сайланганнан соң проект эшләре башланып китәчәк.

«Җәмигъ мәчетенә исем бирү турында фикер алышулар барганын күзәтәбез. Төрле тәкъдимнәр яңгырый. Без аларга игътибар итәбез. Бу эштә халыкның актив катнашуы бик мөһим», - диде Васил Шәйхразыев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100