news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәмигъ мәчетенең эскиз проектын әзерләү бәйгесенең икенче этабына 20 команда үтте

Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчете һәм аның янындагы территориянең эскиз проектын әзерләү бәйгесенең икенче этабында катнашучылар (алар барлыгы – 20) билгеле булды. Конкурс комиссиясе утырышы 18 апрельдә узды.  

Барлык командалар да архитектур проектлаштыру өлкәсендә тәҗрибәгә ия. Алар арасында Россия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан, Төркия, Мисыр, Үзбәкстан һәм Азәрбайҗан вәкилләре бар.

Бәйгенең икенче этабына үткән командалар исемлеген сылтама аша карап була.

news_right_1
news_right_2
news_bot