news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәмигъ мәчетен төзү өчен Казансу буендагы эшләр турында фикер алышу 11 апрельдә була

Казан шәһәре хакимияте «Казан» Гаилә үзәге янында Җәмигъ мәчете төзү өчен ясалма җир кишәрлеге булдыру турында иҗтимагый фикер алышуның яңа датасын билгеләде. Ул 11 апрельдә Казанда «Мәскәү» мәдәният үзәгендә узачак.

Тыңлаулар 10.00 сәгатьтә башланыр дип көтелә. Казан мэрының фикер алышуны үткәрү турындагы карары бүген муниципаль һәм хокукый актлар җыентыгында чыкты.

«“Татарстан Республикасының Казан шәһәре Куйбышев сусаклагычы федераль милкендәге су объектында ясалма җир кишәрлеге булдыру” объекты буенча проект документлары составында әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясауга башлангыч бәя бирү материаллары нигезендә иҗтимагый фикер алышулар билгеләргә», - диелә документта.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, 11 мартка билгеләнгән тыңлаулар башка вакытка күчерелгән иде.

Проект 14,2 гектар мәйданлы ясалма җир кишәрлеге булдыруны күздә тота. Төзелеш эшләре ике этапта була. Беренче этап – Җәмигъ мәчете төзү өчен 9,9 гектарда грунтны юдыру, икенчесе – тагын 4,3 гектарда «Казан» Гаилә үзәге урнашкан мәйданда рекреация зонасы булдыру һәм Куйбышев сусаклагычының сул як өлешен төзекләндерү.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов элегрәк билгеләп үткәнчә, Казанда Җәмигъ мәчете проектын сайлау өчен халыкара бәйге үткәрергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100