news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәмигъ мәчетен төзү барышы белән “Игелек” фонды сайтында танышып бару мөмкин булачак

“Беренче вакытта яңалыклар лентасында эскиз проектлары конкурсына кагылышлы мәгълүмат булачак, конкурс эше төгәлләнгәч, фонд эше һәм төзелешкә бәйле яңалыклар куелачак”, - дип әйтте фондның башкаручы директоры Илнур Рәхимов.

Җәмигъ мәчетен төзү барышы белән “Игелек” фонды сайтында танышып бару мөмкин булачак
Солтан Исхаков

Казанда Җәмигъ мәчете төзелеше турында актуаль мәгълүмат белән “Игелек-Доброта” рухи-әхлакый үсешкә теләктәшлек Республика фонды сайтында танышып бару мөмкин булачак.

“Сайтта фондның эшчәнлеге, төзелеш барышы, иганә ярдәме турында бөтен мәгълүмат урнаштырылып барачак”, - дип хәбәр итте фондның башкаручы директоры Илнур Рәхимов “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә.

“Беренче вакытта яңалыклар лентасында эскиз проектлары конкурсына кагылышлы мәгълүмат булачак, конкурс эше төгәлләнгәч, фонд эше һәм төзелешкә бәйле яңалыклар куелачак”, - дип әйтте ул.

Мәчеткә беренче нигез ташы 20 майда салыначак, эскиз проектлары конкурсы төгәлләнгәч, көзен төзелеш эшләре башланачак.

Җәмигъ мәчете ун мең кеше сыйдырышлы булыр дип фаразлана.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100