Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җәмигъ мәчете эскиз проектына конкурс җиңүчесе: Яңа Казан образын булдырырга теләдек
Мәскәүнең «Гинзбург Архитектс» архитектур-реставрацион бюросы җитәкчесе Алексей Гинзбург – Казанда Җәмигъ мәчете эскиз проектына конкурста беренче урынга чыккан җиңүчеләрнең берсе. «Яңа Казан образын булдырырга теләдек», - диде ул журналистларга проекты турында.
«Без заманча проект эшләдек, чөнки Татарстандагы бөтен яңа гамәлләр гел үсешне чагылдыра. Үсеш ниндидер бер ноктада гына туктап кала алмый. Заманча проектлар – шушы чорны аңлау өчен җитди драйвер. Һәр архитектор өчен бу бик җитди бурыч, һәр архитектор гомерендә бер тапкыр булса да шундый проектта катнашырга хыялланадыр. Бәлки, әле мондый проектлар бүтән булмас та, шуңа күрә аны соңгы тапкыр эшләгән кебек эшләргә кирәк», - ди Алексей Гинзбург.
Ул кешеләр гыйбадәт кыла торган урында үзләрен уңайлы хис итәргә тиешлеген ассызыклады. «Бу зур җаваплылык, җитди бурыч. Моңа ихластан тотындык. Чыннан да яңа Казан образын булдырырга, бу мохитне тоярга теләдек. Бу проект өстендә безнең күп милләтле коллектив эшләде. Мәчет проектына тотынгач, иҗади энергия килгәнен сиздек. Бу безне рухландырды, илһамландырды», - дип белдерде архитектор.
Ул конкурсны оештыручыларга зур рәхмәтен белдерде. Гинзбург сүзләренчә, мәчет төзеләчәк территория катлаулы, ләкин заманча технологияләр катлаулырак территорияләрдә дә төзергә мөмкинлек бирә.
Архитектор, шулай ук, көндәше – беренче урын җиңүчесе архитектор Айвар Саттаров эшен дә югары бәяләде. «Күргәзмәдә ул эшне күргәч, бу җиңүче эш дидем. Миңа бик ошады ул. Мин бик шат. «Кол Шәриф» мәчете авторы заманча проект эшләргә хокуклы. Әле зур эш көтелә, көчле проектлар буенча уртак бер эш булачак», - диде Алексей Гинзбург.
Ул проектны эшләргә бер елга якын вакыт кирәклеген искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз