Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җәмгыять белеме буенча Бердәм дәүләт имтиханын тарих белән алмаштырырга җыеналар
2027 елдан Россия югары уку йортларына кайбер социаль-гуманитар белгечлекләргә керүчеләр өчен җәмгыять белеме буенча түгел, ә тарих буенча Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) мәҗбүри булачак. Шул ук вакытта 2026 елның кабул итү кампаниясе барышында югары уку йортлары бу ике фәннең кайсысын керү имтиханы итүне үзләре хәл итәчәк. Бу хакта «Коммерсанть» газетасы яза.
Басма мәгълүматы буенча, РФ Фән һәм югары белем министрлыгында тарих буенча имтиханны реклама, социология, юриспруденция, философия, гавами сәясәт, культурология һәм кайбер башка юнәлешләрне өйрәнергә җыенучылар өчен мәҗбүри итәргә планлаштыралар.
Әмма 2026 елда югары уку йортлары тарих яки җәмгыять белеме буенча керү имтиханын абитуриентлардан таләп итә алачак. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының бу хактагы боерыгы проекты норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында иҗтимагый фикер алышу өчен бастырылган.
Хәзер 24 социаль-гуманитар юнәлеш буенча укырга теләүчеләрдән җәмгыять белемен тапшыру таләп ителә, 2026 елда исә югары уку йортлары әлеге 24 юнәлешнең 20сенә керү сынавы сыйфатында тарихны өстен күрә алачак.
Бу конфликтология, таможня эше, социология, юриспруденция, законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү, хокук саклау эшчәнлеге, суд экспертизасы, суд һәм прокурор эшчәнлеге, илкүләм иминлекне хокукый тәэмин итү, гавами сәясәт һәм социаль фәннәр, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә, нәшрият эше, сервис, философия, гамәли этика, культурология, хәрби-сәяси эш, педагогика һәм девиант тәртип психологиясе, социаль эш һәм яшьләр белән эшләүне оештыру, дип санап китә «Коммерсанть».
Шуның белән бергә, җәмгыять белемен булачак физкультура һәм ОБЖ укытучыларына, социаль педагогларга, шулай ук «социаль-мәдәни эшчәнлек» юнәлеше буенча укырга керүчеләргә тапшырырга туры киләчәк.
Анонимлыкны сакларга теләгән берничә гуманитар югары уку йорты вәкилләре басмага, мөгаен, 2026 елның кабул итү кампаниясендә университетлар җәмгыять белеме буенча имтиханны керү сынавы сыйфатында калдырачаклар, дип белдерделәр. Чөнки хәзерге унберенче сыйныф укучылары тарихка түгел, ә аңа әзерләнә.
2027 елда тарих инде кайбер дисциплиналар буенча керү имтиханының альтернатив варианты булачак, һәм югары уку йортлары аны җәмгыять белеме белән алыштыра алмаячак, дип ачыклык керттеләр Фән һәм югары белем министрлыгында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз