news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Американың “Хонейвел” корпорациясе Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерергә уйлый

Бу хакта бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында әлеге компания вәкилләре делегациясе белән узган очрашуда сүз булды

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Американың “Хонейвел” корпорациясе нефть химиясе, нефть эшкәртү, төзелеш тармакларында, аерым алганда Казан Универсиадасына әзерлек буенча Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерергә ниятли. Бу хакта бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында әлеге компания вәкилләре делегациясе белән узган очрашуда сүз булды.

“Хонейвел” аэрокосмик җиһазлар җитештерү, биналарны һәм сәнәгать корылмаларын эксплуатацияләү өчен технологияләр төзү, ягулык-энергетика комплексы, автомобильләр өчен җиһазлар җитештерү кебек өлкәләрдә эшли.

Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Владимир Соловьев очрашуда “Хонейвел” белән интеграцияне Татарстан өчен кызыклы буларак бәяләде. Делегация җитәкчесе Дэйвид Коти белдерүенчә, “КАМАЗ” автомобильләре өчен двигательләрне модернизацияләү, Татарстанның ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре белән энергиянең нәтиҗәлелеге буенча кооперацияне үстерү буенча хезмәттәшлек тә ике як өчен файдалы булачак. Моннан тыш, Америка корпорациясе Татарстанның әйдәп баручы вузлары белән берлектә югары технологияләр өлкәсендә белгечләр әзерләү тәкъдимен кертте.

Бүгенге көндә әлеге корпорация технологияләре республиканың нефть химиясе һәм авиатөзелеш тармакларында (“ТАНЕКО”, “Түбән Кама нефтехим”, “ТАИФ-НК”, “Түбән Кама шин”, “Казан вертолет заводы”, “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү заводы” ААҖ дә) кулланыла. Казан шәһәрендә әлеге компаниянең биналар белән идарә итүдәге интеграцияләнгән системалары файдаланыла. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100