news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Американың десант кораблары Урта диңгезгә кергән

Алар диңгездә якынча өч ай булачак.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Американың Wasp универсаль десант корабы һәм Whidbey Island десант транспорт-догы Урта диңгезгә кергән. Аларның бортында 4 мең хәрби хезмәткәр бар, дип хәбәр итә "Новости" РМА АКШ хәрби-диңгез көчләренә сылтама белән.

Корабларның миссиясе - Урта диңгездә куркынычсызлык саклау, дип белдергән Wasp корабы капитаны Байрон Огден.

Ике корабта диңгездә якынча өч ай булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot