Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Американың атаклы Мэйо клиникасы вәкилләре Казанда үз тәҗрибәсе белән уртаклашачак
Конференция ачылышында ТР Премьер-министры Илдар Халиковның катнашуы көтелә
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). Иртәгә Казанда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында “Дөньякүләм сыйфат стандарты: идеядән башлап тормышка ашуга кадәр. Мэйо клиникасы тәҗрибәсе” халыкара конференциясе ачылачак. Американың легендар клиникасы Мэйо мисалында медицина эшчәнлеге сыйфаты белән нәтиҗәле идарәне кору мәсьәләләренә багышланган конференцияне, Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәге белән берлектә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы оештырган.
Сыйфатлы, пациентларга йөз тоткан табиб ярдәме күрсәтү өлкәсендә дөньякүләм лидерлар Россиядә тәүге тапкыр тәҗрибәсе белән уртаклашырга һәм Россиянең сәламәтлек саклау администраторларына гамәли рекомендацияләр бирергә әзер. Конференциядә Россиянең барлык төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән 1 меңнән артык кеше катнашачак.
Конференциядә экспертлар сыйфатында Mayo Clinic учреждениесенең медицина эшчәнлеге сыйфатын тәэмин итү мәсьәләләре буенча әйдәп баручы белгечләре – Сыйфат департаменты директоры Луэнн Лэнц, Хезмәтләр сыйфатын камилләштерү департаменты директоры җитәкчесе Тереза Венециале һәм клиниканың башка экспертлары чыгыш ясаячак.
Конференция Универсиада авылында урнашкан Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатор корпусында узачак. Ул башланганчы, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Америка делегациясе вәкилләре катнашында матбугат конференциясе оештырыла, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз