news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Америкалы милләттәшебез, галим Юлай Шамилоглы Төркиядә студентлар белән очрашты

Алтын Урда һәм Казан ханлыгы тарихын өйрәнгән галим “Татар зыялылары һәм Төркиядәге төркичелек хәрәкәтләре” дигән темага чыгыш ясады.

(Истанбул, 12 октябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Бүген АКШлы милләттәшебез, тарих галиме, Висконсин һәм Казакъстандагы Назарбаев университетлары профессоры Юлай Шамилоглы Төркиянең Мугла шәһәрендәге Сыткы Кочман университеты шәкертләре белән очрашты. Ул “Татар зыялылары һәм Төркиядәге төркичелек хәрәкәтләре” дигән темага чыгыш ясады. Бу турыда Мугла университеты әдәбият факультеты Чордаш төрки телләр һәм әдәбиятлары бүлеге галимәсе Гөлсинә Узун хәбәр итә.

  • Юлай Шамилоглы 1958 елда АКШта дөньяга килгән. Ул - Алтын Урда һәм Казан ханлыгы тарихы, татар һәм Татарстан дәүләтчелеге эволюциясе буенча хезмәтләр авторы. Якын Көнчыгыш илләре тарихы буенча профессорлык дәрәҗәсенә ирешкән. Аның Висконсин-Мэдисон университетының Үзәк Азияне өйрәнү программасы директоры, шул ук уку йортының Урта Азия телләре һәм мәдәният кафедрасы җитәкчесе булуы билгеле. Шул ук вакытта ул - Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының мактаулы докторы һәм профессоры, Татарстан фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы. Юлай Шамилоглы 100гә якын фәнни хезмәт авторы, аның «Россиядә мөселманнар. Ислам диненең үсеше һәм Азия һәм Үзәк Азия халыкларына йогынтысы», "Алтын Урда: икътисад, җәмгыять, Көнчыгыш Евразиядә цивилизация"- ХIII -Х-IV гасыр» дип аталган китаплары аеруча игътибарга лаек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100