news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Америкада яшәүче журналист татарлар турында «Мөһаҗирләр» дигән Ютуб-канал ачкан

«Татар һәм башкорт телләрен киң җәмәгатьчелеккә танытырга, популярлаштырырга телибез» — ди проект авторы, журналист Айгөл Гыймранова-Лион.

Америкада яшәүче журналист татарлар турында «Мөһаҗирләр» дигән Ютуб-канал ачкан
Солтан Исхаков/архив

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Америка Кушма Штатларының Лос-Анджелес шәһәрендә яшәүче журналист Айгөл Гыймранова-Лион җирле татар һәм башкортлар турында «Мөһаҗирләр» дигән Ютуб-канал ачкан.

«Каналны ачарга ярты еллап әзерләндек. Моңа кадәр Ютубта үземнең сәхифәм бар иде. Бүген „Мөһаҗирләр“ каналын рәсми төстә ачтык. Анда татар һәм башкорт мохитендә үскән, Америкага күченеп тормыш корган кешеләр турында сүз бара. Материал озак әзерләнә. Мин башта төшерәм, аннан соң Уфада яшәүче кинорежиссер, продюсер Рияз Исхаковка җибәрәм. Аның үз карашы, видеоларны ул монтажлый, бизи», — диде «Мөһаҗирләр» каналы авторы.

Хәзерге вакытта каналда өч видео урнаштырылган. Беренче чыгарылыш геройлары — Чаллыда туып үскән Гүзәл һәм Илдус Әхмәдуллиннар гаиләсе, Казаннан Зөһрә Сәлахетдинова-Аракери, Украинадан Андрей Дринфельд. Алар туган телләрен өйрәнүләре, Америкага күченү, чит илдә ана телләрен саклап калулары турында сөйли.

Мәсәлән, Андрей Дринфельд Украинада туса да, җәйгә Уфага кайта торган булган. Шуннан башкортча өйрәнеп калган.

«Журналист буларак, моңа кадәр күп эшләсәм дә, ике-өч ел бернәрсә дә яза алмадым. Күңел халәтем шундый булган, күрәмсең. Хәзер яңадан башлап җибәрергә булдым. Каналның үзенчәлеге — геройлар үз телләрендә сөйләшә. Мин дә интервьюны алар телендә алам. Башкорт икән — башкортча, татар булса — татарча», — диде Айгөл Гыймранова-Лион «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Киләчәктә журналист Америкада яшәүче татар һәм башкорт кешеләре турында документаль фильм төшерергә ниятли.

«Максатыбыз — татар һәм башкорт телләрен саклау, популярлаштыру, таныту. Аллаһы бирсә, киләчәктә биредәге татарлар һәм башкортлар турында документаль фильм төшерергә хыялланам. Бу турыда Рияз Исхаков белән дә сөйләшәбез. Ютубтагы интервьюлар фильмның нигезе булыр дип уйлыйм», — диде журналист.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100