Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Америкада яшәүче җырчы Оскар Акчурин «Tatar American» дип аталган альбом чыгарган
Альбомга «Тала-тала», «Сарман», «Ай хирләү», «Таң алды», «Озату» кебек татар халык җырлары кергән.
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туксанынчы елларда популяр булган «Сак-сок» музыкаль төркеме солисты, Америкада яшәүче татар җырчысы Оскар Акчурин «Tatar American» дип аталган альбом чыгарган.
«Мин VG Music лейблы белән контракт төзедем, алар минем альбомнарымны Spotify, Pandora, Aplle music, I-tunes, Youtube, Youtube music, Deezer кебек танылган музыкаль платформаларга урнаштырдылар», — диде Оскар Акчурин «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Альбомга заманча аранжировкада «Тала-тала», «Сарман», «Ай хирләү», «Таң алды», «Озату» кебек татар халык җырлары кергән. Биредә казах җырларына попурри да, үзбәк телендәге җырлар да бар.
Оскар Акчурин 2020 елда «Тала-тала» һәм «Таң алды» җырларына клип та төшергән иде. Ул алга таба да татар җырларын яздырырга теләвен әйтте.
«Татар җырларын бик яратам. Алар минем өчен балачак хатирәсе, алар әти-әнием тавышы кебек ягымлы. Татар җырларын машинамда йөргәндә тыңлыйм. „Сак-сок“ репертуарындагы җырларны үзем дә җырлыйм. Кан тарта, диләр бит. Тамырларга тартадыр», — дигән иде Оскар Акчурин «Татар-информ» га интервью биргәндә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз