news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Америкада Сабантуй үткәрделәр

Америкада Сабантуй үткәрделәр
"Туганлык" ассоцияциясе

Американың «Туганлык» татарлар һәм башкортлар ассоциациясе Сабантуй оештырды.

Көньяк Калифорниядә узган Сабантуйда 300ләп кеше катнашкан. Алар Кушма Штатларының төрле почмакларыннан җыелган.

«Бу чара тамырларыбыз өчен горурлык уятты һәм туган телебезне өйрәнүгә илһамландырды», – ди ассоциация вәкилләре.

Милли бәйрәмне үткәрү традициясе күптәннән булса да, соңгы өч елда пандемия сәбәпле Америкада Сабантуй булмаган. Ләкин быел зур тырышлык белән күләмле форматка чыга алганнар.

«Россиядән килгән гаҗәеп сәләтле кешеләр кушылды. Хореографлар, алып баручылар, фотографлар һәм башка волонтерлар тырышлыгы белән бәйрәм бик уңышлы узды. Без өмет иткәннән дә яхшырак үтте, катнашкан һәр кеше бу Сабантуйны әле озак еллар хәтерендә саклар»,- ди оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100