news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Америкада меңләгән кеше Дональд Трампка каршы чыккан

Кичә кич һәм бүген иртән Американың берничә төбәгендә АКШның яңа Президенты итеп Дональд Трамп сайлануына каршылык белдереп, халык урамнарга чыккан.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ") Кичә кич һәм бүген иртән Американың берничә төбәгендә АКШның яңа Президенты итеп Дональд Трамп сайлануына каршылык белдереп, халык урамнарга чыкты, дип хәбәр итә “Интерфакс” “Associated Press”ка сылтама белән.

Нью-Йоркта Манхэттен районында меңләгән кеше каршы сүзләр кычкырган, Чикагода да меңгә якын кеше Трампның шәхси кунакханәсе "Trump International Hotel" янында демонстрация оештырырга омтылган, аларын полиция туктатып калган.

Вашингтон, Сиэтл, Лос-Анджелес, Феникс, Филадельфия, Портленд якларында да каршы акцияләр узган. Акцияләрдә катнашкан кешеләрне тоткарлау, кулга алу турында әлегә мәгълүматлар юк. 

Мәгълүм булганча, Республика партиясеннән кандидат булган Дональд Трамп АКШ Президенты сайлауларында җиңде.

news_right_1
news_right_2
news_bot