news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Америкада “Флоренс” давылы вакытында 13 кеше һәлак булган

Узган җомгада табигать бәла-казасы вакытында бик күп агачлар ауган, юлларга зыян килгән.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Америка Кушма Штатларында “Флоренс” давылы вакытында 13 кеше һәлак булган. Бу турыда «RT на русском» хәбәр итте.

“Флоренс” давылы АКШның Атланик яр буенда, узган җомгада булган. Табигать бәла-казасы вакытында бик күп агачлар ауган, юлларга зыян килгән. Төньяк һәм Көньяк Каролинада яшәүче 700 меңгә якын кеше электр утсыз калган.

Метеорологлар мәгълүматлары буенча, “Флоренс” аркасында, бер атна эчендә Төньяк һәм Көньяк Каролина, Вирджиния, Теннесси, Кентукки һәм Мэрилендта 70 триллион литрга кадәр явым-төшм булачак. Бу кадәр күләмдәге су белән 10 см биеклектәге су белән тулысынча Техас штатын каплап яки Чесапик култыгын тутырып булыр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100