news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Америкада да үз динебезне тотабыз – Рокыя Сафа

Бүген Сан-Франциско татар мәхәлләсендә 300ләп татар яши: алар намаз укый, ураза тота.

(Казан, 3 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае Казанга Россиянең 73 төбәгеннән, 41 чит илдән милләттәшләребезне җыйды.

“Мин үзем Япониядә туып-үстем. Әби-бабайларым барысы да Россиядән килгән. Алар 1917-1919 елгылар иде. Мин үзем 1964 елдан бирле Американың Сан-Франциско шәһәрендә яшим, – дип таныштырды үзе белән Рокыя Сафа.

Ул “Татар-информ”га Сан-Францискодагы татар тормышы турында да сөйләде.

“Сан-Францискога беренче татарлар 1923 елда килгән. Өчәү булган алар. Шуннан соң әкренләп, дуслары килеп төпләнә башлаган. Шулай итеп, шәһәрдә татарлыкны 10 татар башлап җибәргән. 50 нче елларда Америкага Япония, Кытай, Төркиядән дә татарлар килә башлаган. Шул рәвешле, 30 татар гаиләсе теркәлгән. Алар үзара берләшеп, телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне югалтмас өчен, мәхәллә төзергә кирәк дигән фикергә килә. 1963 елдан Сан-Францискода татарлар өчен байтак гамәлләр кылынды. Безнең шәһәрдә үзебезнең татар җәмгыяте бинасы бар, бәйрәмнәр, мәҗлесләр үткәрәбез, намазлар укыйбыз, Рамазан аенда һәр кич Тәравихләр укыла", – дип сөйләде Рокыя Сафа.

Биредә татар теле якшәмбе мәктәпләрендә укытыла икән.

"Дәресләрне билгеле шәхес Шәмсия Апакай укытты. Ул укыткан шәкертләр әле дә татарлыкларын онытмый, бу юнәлештә зур эш алып бара. Аның нәселен дәвам итүче Туран Апакай – бүген Америка төрки-татар ассоциациясе җитәкче булып тора", – диде әңгәмәдәш.

Рокый Сафа сүзләренчә, бүген Сан-Франциско татар мәхәлләсендә 300гә якын татар бар. Шулай ук Американың башка шәһәрләрендә дә татарлар байтак.

“Алар безгә килергә бик ярата. Без уздырган кичәләрдә, дини бәйрәмнәрдә алар – көтелгән кунак. Ел саен Сабан туйлары үтә, безгә шулай ук Татарстаннан да кунаклар килә. Әйтергә кирәк, Казан белән безнең арабыз якын”, – диде корылтайның АКШ делегаты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100