Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Америкада бер ханымны, баласына прививка ясатмаганы өчен, төрмәгә утырта алалар
Ханым, прививка ясату мәсьәләсен өйрәнеп, аның кайбер төрләреннән баш тартырга булган.
(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). АКШның Мичиган штатындагы Детройт шәһәрендә бер ханымны баласына прививка ясатмау өчен җаваплылыкка тарта алалар, дип яза “Известия”.
WCVB-TV телеканалы хәбәр иткәнчә, Ребекка Брэдоу, мөстәкыйль рәвештә прививка ясату мәсьәләсен өйрәнеп, аның кайбер төрләреннән баш тартырга булган. Мондый процедура штат хакимияте тарафыннан рөхсәт ителгән.
Әмма бала бераз үскәч, әтисе аңа вакцинация кирәк дигән фикергә килә һәм судка мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә, инстанция баланың атасы яклы булып чыга. Хәзер Брэдоуга баласына прививка ясатырга туры киләчәк.
Ханым каршы булган очракта, аны сак астына алачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз