Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Америка татары Илдар Агиш: Минтимер Шәймиев татар дөньясын ныгытуга күп көч куйды
«Татарстан чәчәк атсын дип, ил эчендәге һәм чит илдәге партнерлар белән сәяси, икътисади һәм мәдәни мөнәсәбәтләрне уңышлы дәвам иттерде», — диде ул.
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Нью-Йорк Татар җәмгыятенең рәисе урынбасары Илдар Агиш Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев татар дөньясын ныгытуга ифрат дәрәҗәдә күп көч куйды дип саный.
«Минтимер Шәймиев татар дөньясын ныгытуын әле дә дәвам итә. Татарстан көчлеләнсен, чәчәк атсын дип, ил эчендәге һәм чит илдәге партнерлар белән сәяси, икътисади һәм мәдәни мөнәсәбәтләрне тәртип белән уңышлы дәвам иттерде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның әйтүенчә, татар халкы Татарстан, Россиянең башка төбәкләрендә, Австралия, Финляндия, Төркия, АКШта һ.б. илләрдә яшәсә дә, Минтимер Шәрип улына бик бурычлы һәм рәхмәтле.
«Минтимер Шәймиев белән беренче Бөтендөнья татар конгрессы оешкач, конгресс биш ел саен үткәргән корылтайларда җылы сәламләшеп, күрешеп тордык. Нью-Йоркка килгән вакытта да һәрчак үзе белән күрешә идек», — дип искә алды Илдар Агиш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз