news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Америка татарлары «Татарча диктант» акциясендә катнашты

«Татарча диктант – 2024» бөтендөнья белемнәрне тикшерү акциясе өч көн дәвамында узды. Анда Флорида татарлары да катнашты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Акциядә катнашучыларга Казан дәүләт консерваториясе доценты, баянчы Рөстәм Рәхмәтуллин видеосәлам юллады.

Татарча диктантны барлыгы 7 кеше язды. Флоридада акцияне оештырган һәм үткәргән Гөлнара Гәрәева диктант язганнан соң барлык катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100