Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Америка татарлары табигатьтә ял итәргә җыелачак
Кемпингта алтмышка якын милләттәшебез катнашыр дип көтелә.
(Казан, 31 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 2-6 сентябрьдә Америка Кушма Штатларында яшәүче милләттәшләребез Пенсильвания штатындагы принц Галлицин паркында кемпингка җыела.
«Бу — быелга соңгы кемпинг. Алтмышка якын кеше килер дип уйлыйм. Анда күл дә, футбол, волейбол мәйданчыклары да — бөтен уңайлыклар бар. Милләттәшләр, туганнар, дусларның барысын да көтәбез», — диде Америкада яшәүче татар активисты Ильмир Әхмәтҗанов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның сүзләренчә, быел мондый очрашулар булган инде. «Июньдә дә ял иттек. Ул вакытта 70-80 кеше җыелган идек. Пешекче дә килгән иде. Ул чакта балалар өчен кечкенә генә Сабантуй да уздырдык», — диде Ильмир Әхмәтҗанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз