news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Америка татарлары берлеге оешуга – 90 ел

Бу датаны 4 ноябрьдә билгеләп үтәчәкләр.

(Казан, 11 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Быел Америкада яшәүче татарлар берлеге оешуга 90 ел тула. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына берлек әгъзасы Ленар Мөхәммәди хәбәр итте.

“АКШта татар җәмгыяте ХХ гасыр башларыннан бирле эшли. Ләкин оешма буларак 1927 елда гына барлыкка килә. Ул вакыттагы рәсми исеме “Moslem Unity Association” була. Башта бу оешма барлык төрки халыкларны (татар, башкорт, төрек, казах, үзбәк һәм башкаларны) берләштерү максатын куя. Уртак телебез һәм динебезне алга сөрү оешманың нигезе булып санала. 1964 елда оешма “American Islamic Association” исеменә, ә 1974 елда “American Tatar Association” дип үзгәртелә. Күп еллар дәвамында оешманы татар дөньясында танылган шәхесләр җитәкли. Алар – Хәйрулла Еникеев, Гариф Солтан, Фәрит Урал, Рокыя Вафалы, Илдар Агиш, Сәидә Хаҗи. Бүген оешманы Орһан Агиш җитәкли”, – дип берлек тарихы белән кыскача таныштырды ул.

Берлекнең 90 еллыгын ноябрь аенда билгеләп үтәчәкләр.

“Гадәттә җирле татарлар 2-3 елга бер затлы ресторанга, яхшы музыка һәм уеннар белән уза торган мәҗлескә җыела. Быел бу чара 4 ноябрьдә узачак. Анда һәркем дә килә ала”, – диде Ленар Мөхәммәди.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100