news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Америка мөгаллиме Президент аппараты хезмәткәрләрен инглиз теленә өйрәтәчәк

Укуны республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның протокол хезмәте эшчеләре узачак.

Америка мөгаллиме Президент аппараты хезмәткәрләрен инглиз теленә өйрәтәчәк
pixabay.com

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”, Алексей Угаров). Татарстан Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты КФУ белән берлектә Татарстан Президенты протокол хезмәтенең инглиз теленнән синхрон тәрҗемә итүче эшчеләренең квалификациясен күтәрү программасын башлады.

Дәресләрне АКШның биш президентында тәрҗемәче булып эшләгән Калифорниянең Монтерей институты мөгаллиме уздыра. Бу хакта “Татар-информ”га республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Казанда беренче тапкыр Президентның Дәүләт протоколы идарәсенең инглиз теленнән синхрон тәрҗемә белән шөгыльләнүче эшчеләренең квалификациясен күтәрү программасын башлый. Программаны КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институты оештыра", - диделәр матбугат хезмәтендә.

Программа КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм Чит телләр югары мәктәбе хезмәткәрләрен укытуга да исәпләнгән.

Матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, дәресләрне Калифорния штатындагы Монтерей халыкара тикшеренүләр институтының Язмача һәм телдән тәрҗемә итү югары мәктәбе мөгаллиме Андрей Фалалеев уздырачак.

Ул АКШ президентлары Джеральд Форд, Джимми Картер, Рональд Рейган, өлкән Джордж Буш һәм Билл Клинтоннарның эшлекле очрашуларында тәрҗемәче булып эшләгән. Монан тыш СССР президенты Михаил Горбачев һәм Россия президентлары Борис Ельцин һәм Владимир Путин белән дә эшләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100