news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аманулла белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле булды

Драматург 30 июнь көнне арабыздан китте.

(Казан, 30 июнь, "Татар-информ"). Драматург Әмир Камалиев (Аманулла) белән иртәгә, 1 июль көнне Г. Кариев исемендәге Казан татар  дәүләт яшь тамашачылар театрында хушлашачаклар. Бу хакта театрның Инстаграмдагы рәсми аккаунтында хәбәр ителә.
 
Язучы, драматург, танылган артист Әмир Камалиев (Аманулла) белән хушлашу мөрәсиме 1 июль көнне 11.00 сәгатьтә Габдулла Кариев театрында булачак, диелә хәбәрдә. 
 
Әмир Камалиев кичә, 30 июньдә вафат булды.
 
  • Әмир Камалиев Татарстанның Апас районы Шыгай авылында туа. 1984 елда Мәскәүдә театр училищесына укырга керә. 1988 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1992 елда аның Аманулла псевдонимы астында язылган "Җәйге кырау" драмасы Чаллыда куела. Шуннан башлап төрле драмалар иҗат итә, җыентыклары чыга.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot