news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җамалетдинов күп телле белем бирү форумында Филология институты тәҗрибәсен тәкъдим итте

Җамалетдинов күп телле белем бирү форумында Филология институты тәҗрибәсен тәкъдим итте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанда «Күп телле Россия: мәдәниятләр диалогыннан сыйфатлы белем бирүгә» Халыкара форумы башланды, ул «Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл» күп телле белем бирү комплексы базасында уза. Бу хакта «Дулкын» Һөнәри үсеш үзәге хәбәр итә.

Форумның беренче эш көнендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов доклад белән чыгыш ясады. Тантаналы ачылыштан соң ул пленар утырышта «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары өчен билингваль һәм полилингваль педагогик кадрлар әзерләү үзенчәлекләре» дигән темага доклад сөйләде.

Рәдиф Җамалетдинов КФУның күп телле мәктәпләр өчен укытучылар әзерләүдәге уникаль тәҗрибәсе, тел һәм мәдәни компонентларны белем бирү процессына интеграцияләү методикасы, төбәктә күп телле белем бирүне үстерү перспективалары белән уртаклашты.

Фото: Алёна Иванова

Тантаналы ачылышта «Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл» күп телле белем бирү комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һ.б. катнашты.

Форум күп телле белем бирү өлкәсендә алдынгы фәнни тикшеренүләрне һәм педагогик практикаларны тәкъдим итү, алар хакында фикер алышу максатыннан үткәрелә.

Форумның бурычлары полилингвизм өлкәсендә яңа фәнни эшләнмәләр һәм казанышлар турындагы мәсьәләләр буенча фикер алышу, аны үстерүнең актуаль тенденцияләрен ачыклау; күп телле белем бирү өлкәсендә заманча фәнни тикшеренүләр хакында фикер алышу; күп телле белем бирү өлкәсендә Россия һәм чит ил галимнәренең фәнни-педагогик хезмәттәшлеген ныгытудан гыйбарәт.

Фото: Алёна Иванова

Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән спикерлардан тыш, чарада Казахстан, Үзбәкстан, Беларусь һәм Азәрбайҗан республикалары спикерлары да катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100