news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге: Россия халкының күпчелеге Путинга ышаныч белдерә

Россия халкының дүрттән өч өлеше (78,6 процент) ил Президенты Владимирга Путинга ышанычын белдергән, гражданнарның 75,7 проценты дәүләт башлыгы вазифасында аның эшчәнлеген уңай бәяли. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны раслый.

Сораштыруда катнашкан 10 кешенең алтысы РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга ышана. Респондентларның яртысыннан артыгы аның эшен уңай бәяли. Гражданнарның 49,9 проценты тулаем алганда Министрлар Кабинеты эшчәнлеген хуплый.

Сораштыру 2024 елның 25 ноябреннән 1 декабренә кадәр үткәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot