Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җәмәгать туклануы объектларында 22.00-10.00 сәгатьләрдә алкоголь сатуны тыярга телиләр
Татарстанда җәмәгать туклануы объектларында алкогольне ваклап сату вакытын чикләргә, шулай ук сыра, медовуха һ.б. эчемлекләр сатып алырга мөмкин булган урыннар санын киметергә ниятлиләр. ТР Рәисенең шул хактагы закон проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Күп фатирлы йортларда һәм алар тирәсендәге территориядә урнашкан җәмәгать туклануы объектларында 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр алкоголь продукциясе (күрсәтелгән категорияләрдән башка) сату тыелачак. Күп фатирлы йортлардагы объектларда яки алар тирәсендәге кешеләргә хезмәт итү залының мәйданы 50 квадрат метрдан кимрәк булган территорияләрдә исә ул тулысынча тыела. Закон проектында искәртелгәнчә, залның мәйданы турында әйткәндә аның әзер кулинар продукция, кондитер эшләнмәләре һ.б. сатып алынган товарларны куллану өчен махсус җиһазландырылуы хакында сүз бара. Ул инвентарьлаштыру һәм хокук билгели торган документлар нигезендә билгеләнә.
Шулай ук халык саны 500 мең кешедән артып киткән моношәһәрләр территориясендә урнашкан, мәйданы 100 квадрат метрдан кимрәк булган җәмәгать туклану объектларында; күп фатирлы йортның ишегалды ягыннан керә торган сәүдә объектлары һәм җәмәгать туклану объектларында алкоголь продукциясе сату тыела.
Проект кабул ителгән очракта, үзгәрешләр 2024 елның маеннан үз көченә керәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз