Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җәмәгать тәрбиячеләре ярдәмендә Татарстанда яшүсмерләрнең 70 процентка якыны исәптән төшә
Татарстанда җәмәгать тәрбиячеләре белән эшләгәннән соң балигъ булмаганнарның якынча 70 проценты уңай нәтиҗәләр белән исәптән төшерелә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы президиумы утырышында республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
«Балигъ булмаганнарның 30 проценты исәптә калуын дәвам итә, яки җинаять кылу сәбәпле исәптә кала яки ябык типтагы оешмага эләгә», – дип сөйләде ул.
Вице-премьер сүзләренчә, җәмәгать тәрбиячеләре институты республикада 15 елдан артык эшли. Хәзер исәптә торган 1891 балигъ булмаган балага 1852 җәмәгать тәрбиячесе беркетелгән.
«Бу исәпкә куелган барлык балигъ булмаганнарның 76 проценты. 100 процент түгел, чөнки эш адреслы характерда башкарыла. 1891 балигъ булмаган баланың 32се җинаять-башкарма системасы оешмаларыннан азат ителде, ябык типтагы махсус уку-тәрбия оешмаларыннан кайтты. Монда без аларның җәмәгать тәрбиячеләренә 100 процент беркетелүен тәэмин иттек», – диде Ләйлә Фазлыева.
Аның сүзләренчә, җәмәгать тәрбиячеләренең күбесе белем бирү оешмалары хезмәткәрләре (1285 кеше). Моннан тыш, 165 кеше – яшьләр сәясәте һәм спорт органнары вәкиле, 158 кеше – эчке эшләр органнары вәкиле. Җәмәгать тәрбиячеләре арасында Дәүләт Думасыннан бер депутат һәм 58 муниципаль депутат та бар.
«Шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә һәм махсус операциядә катнашкан 8 кеше бар. Монда уртак очрашулар форматы гына түгел, ә адреслы эш тә алып барыла», – диде вице-премьер.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, балигъ булмаган балалар белән генә түгел, ә аларның гаиләләре белән дә эшләү мөһим.
«Бу гаять мөһим мәсьәлә. Шул исәптән бу дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының балигъ булмаганнар, бигрәк тә гаиләләрендә проблема булганнар белән эше. Җәмәгать тәрбиячеләрен ничектер стимуллаштырырга кирәклегенә Хөкүмәт игътибарын юнәлтәбез. Аларга ничек ярдәм итеп булуы турында уйларга кирәк. Чөнки сүз бүгенге көн һәм республиканың киләчәге турында бара. Бу категория кешеләр белән җитди эшләргә кирәк», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз