news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарын капиталь ремонтлау программасы башланды

ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның карары нигезендә быел җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарын капиталь ремонтлау программасы башлана. Ул биш ел дәвам итәчәк. Программага 1,3 млрд сумнан артык акча юнәлтеләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин хәбәр итте.

«Быел 11 бинада капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла. Чагыштыру өчен: соңгы алты елда шулай ук 11 бина ремонтланды», – дип сөйләде ул РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе һәм ТР Юстиция министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында.

Заһидуллин сүзләренчә, җәмәгать судьяларының 190 суд участогы 71 бинада урнашкан. Шуларның 60 проценты капиталь ремонтка мохтаҗ.

news_right_1
news_right_2
news_bot