news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алжир туристлары Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге белән танышты

Чувашия Республикасының Шыгырдан авылындагы Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгына багышланган Ислам мәдәнияте музеена Алжир Халык Демократик Республикасы туристлары килде, дип хәбәр ителә Россия мөселманнары Дини җыены сайтында.

Чувашия мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов һәм «Мөслимә» мәчете имам-хатибы Даниял хәзрәт Фәрхетдинов кунакларга «Мөслимә» мәчете комплексын күрсәттеләр һәм музей тарихы турында сөйләде.

Ислам мәдәнияте музеенда республика халкы тарафыннан җыелган Чувашиядә ислам тарихы белән бәйле экспонатлар саклана. Чувашия Республикасының туристик потенциалы күпмилләтлелектә һәм күпконфессиональлектә чагыла. Аралашу барышында Алжир кунакларын шулай ук Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырдылар, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100