news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алжирда дәүләт хезмәткәрләренә йөзне каплый торган мөселман киеме киюне тыйганнар

Алжир премьеры оешмаларда куркынычсызлык һәм аралашу кагыйдәләре таләпләрен саклау максатыннан дәүләт хезмәткәрләренең йөзе ачык булырга тиеш, дигән.

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). Алжирда дәүләт хезмәткәрләренә йөзне каплаучы мөселман киеме - никаб киюне тыйганнар. Бу хакта "Ассошиэйтед пресс" агентлыгына сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә.

Алжир премьер-министры Әхмәт Уяхья тиешлле күрсәтмәне министрлыкларга һәм төбәк дәүләт хезмәте органнарына җибәргән.

Премьер оешмаларда куркынычсызлык һәм аралашу кагыйдәләре таләпләрен саклау максатыннан дәүләт хезмәткәрләренең йөзе ачык булырга тиеш, дип аңлаткан.

Агентлык белдерүенчә, Алжирда хатын-кызлар хиҗаб киюгә өстенлек бирә. Бу вакытта аларның йөзләре ачык кала.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot