news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алып баручы Рамил Шәрәфиев: Телне саклау күбесенчә халык өстендә

Шоумен «Гадел әңгәмә» тапшыруында татар телен өйрәнүгә карата фикере белән уртаклашты.

Алып баручы Рамил Шәрәфиев: Телне саклау күбесенчә халык өстендә
"Гадел әңгәмә" тапшыруы
Рамил Гали

Алып баручы, шоумен Рамил Шәрәфиев фикеренчә, телне саклау күбрәк гаилә өстендә.

«Әлбәттә, халык өстендә. Африкадагы кабиләләргә барып карасаң, алар һаман үз телләрендә сөйләшә. Ә бит ничә цивилизация яшиләр... Аларга телефон да, кием дә, башкасы да керде. Ә тел шул килеш. Димәк, без үзебез шундый мохит тудырабыз», - диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышында «Телне саклау күбрәк дәүләт өстендәме, яисә гаиләдәме?» дигән сорауга җавап итеп.

Рамил Шәрәфиев сүзләренчә, мәктәптә русча сөйләшү балага гаиләдә татар телен өйрәнергә комачауламый. Киресенчә, күп тел белү тагын да яхшырак.

«Балаларың белән гаиләдә рәхәтләнеп татарча сөйләшергә кирәк. Сөйләшсеннәр мәктәптә русча. Ике телне дә камил белгән кешеләр бар бит. Туганнарымның балалары да татарча да, русча да чиста сөйләшә. Булдыралар бит», - диде ул.

  • Рамил Шәрәфиев белән «Гадел әңгәмә» тапшыруын «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100