news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алып баручы Рамил Шәрәфиев: Татар теле бетәр дип борчылам

Әлеге курку үз-үзен акрынлап аклап бара дисәм дә ялгыш булмас, ди Рамил Шәрәфиев.

Алып баручы Рамил Шәрәфиев: Татар теле бетәр дип борчылам
"Гадел әңгәмә" тапшыруы
Рамил Гали

Алып баручы, шоумен Рамил Шәрәфиев татар теленең киләчәктә бетүеннән куркуы турында фикерләре белән уртаклашты.

«Телебез өчен куркам. Һәм әлеге борчылу үз-үзен акрынлап аклап бара дисәм дә ялгыш булмас. Хәтта кирәгеннән артык борчыламдыр. Мин куркып кына нәрсә үзгәрергә мөмкин инде? Әмма күңелмдә шундый тынычсызлык бар», - диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруында.

«Татар радиосы»ның баш мөхәррире үз балаларының татарча беләчәгенә ышана. «Бер буыннан нишләр икән безнең телебез? Шуңа күрә, гаилә кора калсам, минем балаларым татарча сөйләшсеннәр иде, дип хыялланам. Гаиләдә татарча аралашмый бит халык», - диде ул.

  • Рамил Шәрәфиев белән «Гадел әңгәмә» тапшыруын «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100