news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алёна Батуллина: Тирәнтен темалар татар журналистларына кызыклы түгел

«Әлиф» иҗат төркеменең администраторы «Авазлар» проектының татар журналистлары игътибарыннан читтә калуын мисал итеп китерде.

Алёна Батуллина: Тирәнтен темалар татар журналистларына кызыклы түгел
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). «Әлиф» иҗат төркеменең администраторы Алёна Батуллина татар журналистларына анлизларга һәм күп казынырга кирәк булган темалар кызыксыз дип саный.

Ул мисал итеп былтыр башкарылган «Авазлар» проекты турында сөйләде. «Авазлар» — үткән заманнарда язылган текстларны гади кешеләр тарафыннан акрын гына укудан гыйбарәт.

«Аны Нурия Фатыйхова дигән галимә эшләде. Ул Мәскәү татары, ләкин телне белми. Соңгы елларны анда татарлык хисе уянып китә һәм ул бик тирән, зәвыклы проект эшли», — дип сөйләде Алена Батуллина Татарстан Милли китапханәсендә «Акыл Фабрикасы» белем бирү форумы кысаларында узган очрашуда.

Алёна Батуллина фикеренчә, татар телен белмичә дә, үз милләте өчен көрәшкән кешеләр сәнгатькә бик күп файда китерә.

Нурия Фатыйхова Йолдыз Миңнуллина белән берлектә «Морфемалар» дигән икенче проектны да алып бара. «Йолдыз — татар теленнән консультат, ә Нурия инде бөтен концепциясен яза. Бу проект декабрь башында чыгачак. Әлеге проектлар икесе дә татар сүзлеген баеталар, татар сүзлеге чыгарырга җыеналар», — ди ул.

«Авазлар» проектын Антон Хитров караган. «Антон „Meduza“ өчен яза һәм ул бер сүзен дә татарча белмәсә дә, илһамланып, дәртләнеп кайтты, бик зур материал язды», — ди ул. Шул ук вакытта бу тема татар журналистларына кызыклы түгел булып чыкты.

«Айсылу Мирханова „Казан“ журналында да русча язып чыкты шул. Бу тирән тема, анда казынасы, аны анализлыйсы бар. Ул авылдагы булган ниндидер хәл яки гаилә турында, гайбәт сату гына түгел», — диде Алёна Батуллина.

«Әлиф» иҗат төркеме администраторы Нурия Фатыйхова Йолдыз Миңнуллина белән берлектә “Морфемалар” дигән проект чыгарачакларын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100