Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының беренче утырышы башланды
Бүген республикада парламент җитәкчесен һәм комитетлар рәисләрен сайлыйлар.
(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Бүген Казанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышын иң өлкән депутат – 73 яшьлек Марат Галиев ачты. Утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Хөкүмәте Рәисе Алексей Песошин катнашында уза.
“Традиция буенча беренче утырышны иң өлкән депутат ачарга тиеш”, - диде Марат Галиев. Ул үзе 2014-2019 елларда бишенче чакырылыш парламентта Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитетны җитәкләгән иде. Быел алтынчы чакырылыш парламентка да үтте.
Марат Галиев депутатларны яңа эшкә керешүләре белән тәбрик итте. 8 сентябрьдә 100 депутат сайланган иде. Парламент составының 50 проценты алышынганы билгеле булды. Ике – “Бердәм Россия” һәм КПРФ партияләре фракцияләре төзелде.
Марат Галиев беренче утырышның көн үзәгендә Татарстан Дәүләт Советы һәм биредәге комитетлар, даими комиссияләр җитәкчеләрен сайлау мәсьәләләре торганлыгын әйтте.
Шулай ук ул РФ Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенконың котлау телеграммасын яңгыратты. Валентина Матвиенко яңа чакырылыш Татарстан депутатларына уңышлы эшчәнлек алып баруларын һәм РФ Федераль Җыены Федерация Советы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүләрен теләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз