news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауның бюджеты билгеле

2019 елның 8 сентябрендә узачак сайлау өчен барлыгы 306 млн сум акча каралган.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауның бюджеты билгеле
Рамиль Гали/архив

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауга бүлеп бирелгән акча күләме билгеле. Аны “Татар-информ” агентлыгында сайлау алды кампаниясенә багышланган матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов игълан итте.

2019 елның 8 сентябрендә узачак сайлау өчен барлыгы 306 млн сум акча каралган. “Бу сумманың 75,6 процентыннан артыгы участок сайлау комиссияләре эше өчен түләүгә китә. Бу 21 меңнән артык кеше. Калган акча бюллетеньнар, басма продукция, хуҗалык товарлары, канцтоварлар әзерләүгә юнәлдерелә”, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Ул сайлау мәгълүматлары, бөтен плакатлар, бюллетеньнар ике дәүләт телдә басылачагын әйтте.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе, алдагы сайлау комиссияләрендә булган барлык кимчелекләрне өйрәнеп, шуннан чыгып, укыту планы эшләнгәнен сөйләде. “Без максатчан төстә барлык коммисия әгъзаларын укыттык. Әле беркайчан мондый эшнең үткәрелгәне юк иде”, - диде ул.

“Мин Мәскәүдә киңәшмәдә дә шундый доклад белән чыгыш ясадым. Без участок комиссияләренең әзерлек дәрәҗәсен, нәрсәгә игътибар итәсен беләбез. Моннан чыгып, безнең сайлау кампаниясе катгый рәвештә закон таләпләре кысаларында үтәр дип уйлыйбыз”, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100